news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 көндә 3 кеше юлда үлемен тапкан

Һәлакәтләрнең соңгы икесе бер-берсен кабатлык сыман

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Соңгы 3 тәүлектә Татарстанда транспорт һәлакәтенә юлыгын, 3 кешенең гомере өзелгән һәм 75е тән казасына дучар булган.

Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган белешмә буенча, кичә генә дә ике кеше үлемен юлда тапкан.

11.30да Казан – Оренбург юлының 37 нче чакрымында 1956 елгы ир «Хендай Санта Фе»да алдындагы транспортны узмакчы булган, әмма каршысына килгән "ВАЗ-2112” белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, соңгысындагы 1991 елгы пассажир кыз һәлак булган, аның белән барган 1989 елгы машина йөртүче хастаханәгә озатылган.

20.20 сәгатьтә Җәлил – Сарман юлының 21 нче чакрымында руленә 1957 елгы кеше утырган “ВАЗ-2115” алдында барган “КАМАЗ”га килеп кергән һәм шунда ук җан биргән. Ул машинасының куркынычсыз тизлеген арттырган һәм алдагы транспорт белән ике арада дистанция сакламаган дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100