news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

3 гыйнвардан Татарстанда почта бүлекләре эшли башлый

3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшли

  (Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). ТРның “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы” Законның 1 маддәсе нигезендә, 2015 елның 1, 2 һәм 7 гыйнвары республикада ял көннәре, дип игълан ителде, шуңа күрә бу көннәрдә почта элемтәсенең барлык бүлекләре дә эшләми.

6 гыйнварда Татарстанның почта элемтәсе бүлекләре график буенча, эш көне 1 сәгатькә кыскартылган режимда эшләячәк.

3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшли, дип белдерелә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot