Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
3 гыйнвардан Казаннан Улан-Удэга даими авиарейс йөри башлаячак
Киләсе елның 3 гыйнварыннан Казаннан Улан-Удэга яңа даими авиарейс йөри башлый. Рейс һәр чәршәмбе һәм шимбә йөриячәк. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казаннан самолет 1:10 сәгатьтә очып китәчәк һәм Улан-Удэ аэропортына җирле вакыт белән 13:10 сәгатьтә килеп җитәчәк. Бурятия башкаласыннан рейс 14:00 сәгатькә планлаштырылган, ул Казанга җирле вакыт белән 16:20 сәгатькә кайтып җитәргә тиеш. Шулай ук, матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, юлда Таулы Алтай аэропортында пассажирлар утырту планлаштырылган.
Маршрутта Canadair (Bombardier) Regional Jet 200 тибындагы 50 урынлы һава суднолары йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз