Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
3 гыйнварда Татарстанда янә көчле җил көтелә. Моннан тыш, төнлә һәм иртән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар кисәткәнчә, төнлә һәм көндез республикада көчле бозлавык көтелә, төнлә һәм иртән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көн гыйнвар ае өчен җылы булачак: төнлә һава температурасы -2..-7, көндез 0..-5 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз