news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

3 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Архангельскида мәчет ачуда катнашты, татар телен өйрәнү курслары башланды, Сталинград сугышында җиңүнең 75 еллыгына митинг узды.

Тынычлык һәм килешеп эшләү – теләсә кайсы эшчәнлекне үстерүнең төп нигезе - президент / Р.Миңнеханов Архангельск шәһәрендә «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантанада катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.



Татарстан мөфтие Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәр мәчете имам-хатыйбы белән очрашты/ Татарстан делегациясе Коръән нәшер ителә торган Фәхдә патшалыгы исемендәге комплекста булды.



Казанның Россия Ислам институтында татар теле дәресләре укытыла башлады/ Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән башланган татар телен өйрәтү курслары өч ай дәвам итәчәк һәм бушлай булачак.


Казанда Сталинград янындагы сугышта җиңүнең 75 еллыгына багышланган митинг-концерт узды/ “Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!”, диде мәгариф министры үз котлавында.



Халыклар Дуслыгы йортында төрки кино фестиваленә әзерлек турында сөйләштеләр/Төрки кино фестивален «Нәүрүз» бәйрәме белән бер вакытта уздыру тәкъдиме хупланды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot