news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

3 февральдән Казанда җәмәгать транспортына билет бәясе арта

Тарифлар буенча дәүләт комитеты 100 тапкыр транспортка утырып бару өчен проездной бәясен 1800 сум итеп билгеләде.

3 февральдән Казанда җәмәгать транспортына билет бәясе арта
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). 3 февральдән башлап Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе арта. Акча белән түләгәндә, бер билет 27 сум торачак. Электрон проездной буенча түләгәндә, билет бәясе 25 сум була. Бу турыда Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарында әйтелгән.

Шулай ук Тарифлар буенча дәүләт комитеты 100 тапкыр транспортка утыру өчен проездной бәясен 1800 сум итеп билгеләде. (Бу проездной буенча бер тапкыр бару бәясе 18 сум була.)

"Билет бәясе үзгәртү өчен нигезләмәне Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Прокуратурасы өйрәнде", - диелгән әлеге документта.

  • Моңа кадәр "Татар-информ" агентлыгы лимитсыз проезднойлар барлыкка киләчәк дип хәбәр иткән иде. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты.

news_right_1
news_right_2
news_bot