Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
3 декабрьдә шәһәр халкы Татарстан Милли музеена бушлай килә алачак
Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар 3 декабрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә алачак. Гадәттәгечә акция айның һәр сишәмбесендә уза. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Бу көнне килүчеләрне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Е.А.Боратынский музеенда, В.И.Ленин музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Татар әдәбияты музеенда, Шәриф Камал мемориаль фатирында, Каюм Насыйри музеенда, Муса Җәлил музеенда, Композитор Нәҗип Җиһанов музеенда, Л.Н.Толстой музеенда кабул итәчәкләр.
Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр республиканың Милли музее матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз