news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
3 декабрьдә Владимир Путин турыдан–туры эфирда россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк
“Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” дигән махсус программаның трансляциясе турыдан–туры эфирда Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана
Скопировать ссылку
(Казан, 30 ноябрь, “Татар–информ”). 3 декабрьдә РФ Премьер–министры Владимир Путин турыдан–туры эфирда халык белән аралашачак.
“Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” дигән махсус программаның трансляциясе “Россия”, “Вести” телеканаллары, “Радио России” һәм “Маяк” радиостанциясенең турыдан–туры эфирында Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.
Узып баручы елда Владимир Путин илебезнең күп кенә төбәкләрендә булды. Программа барышында Хөкүмәт Рәисе россиялеләр аның алдына куйган иң кискен мәсьәләләр хакында фикер алышуны дәвам итәчәк.
Премьер турыдан–туры эфир вакытында гына түгел, ә хәзер, телефоннан шалтыратып, SMS–хәбәр җибәреп яки “Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” программасының сайты аша бирелгән сорауларга да җавап бирәчәк.
Килгән барлык сораулар эшкәртелеп, иң кызыклы һәм әһәмиятле дип табылганнары турыдан–туры эфир барышында В.Путинга биреләчәк, дип хәбәр ителә программаның рәсми сайтында.
Шәһәр һәм кәрәзле телефоннар өчен Россиянең теләсә кайсы ноктасыннан телефон номеры – 8 (800)–200–40–40. Шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату бушлай. SMS–хәбәрләр җибәрү өчен бушлай номер – 04040.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot