news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 декабрьдә мәскәүлеләр "супер зур айны" күрә алачак

Якшәмбе көнне Ай 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып күренәчәк.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 3 декабрьдә мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары супер Айны күзәтәчәк. Бу хакта Мәскәү планетариеның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Елына бер тапкыр Ай безгә үзенең якты дискын бик зур һәм бик кечкенә итеп күрсәтә. Бу – Җирнең иярчене тулы Ай фазасында перигей ноктасын үткән вакытта була», - дип аңлатты планетарий вәкиле.

Якшәмбе көнне Ай 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып күренәчәк. Бу – 4 декабрьдә иярченнең Мәскәү вакыты белән 8.43 сәгатьтә Җир белән якынаюына бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100