news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Россиядә - Билгесез солдат, дөньяда Халыкара инвалидлар көне. 1937 елда Шамил Усманов җәзалап үтерелгән, композитор Салих Сәйдәшев туган.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). 3 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1937 елның 3 декабрендә татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы каһарманы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Шамил Хәйрулла улы Усманов Казанда җәзалап үтерелә.

1937 елның 8 апрелендә аны Солтангалиев оешмасында торучы милләтче дип кулга алалар. 3 декабрьдә Казанда, ТАССРның халык комиссары урынбасары бүлмәсендә сорау алу вакытындагы җәзаларга түзә алмый, Шамил Усманов йөрәге ярылып үлә.

1955 елның 30 декабрендә аның гаепсезлеге танылган, ул реабилитацияләнгән.

Шамил Усманов татар радиосын нигезләүчеләрнең берсе буларак билгеле. 1927 елда Ш. Усманов хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм, өч елга якын Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе председателе һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшли. 1927 елның 7 ноябрендә  татар радиосының беренче сүзләре: «Казан сөйли!»не нәкъ менә Шамил Усманов әйткән. Бу сүзләрдән соң ул барлык тыңлаучыларны Октябрьнең унъеллыгы белән котлаган. 

1874 елның 3 декабрендә төнлә Грибоедовның “Акылдан азап” комедиясе куелып, сәгать ярым үткәннән соң Казан шәһәренең театр бинасы яна.

Янгынның сәбәбен бары бер ел үткәннән соң гына ачыклыйлар. Берничә көннән театр бинасында яктылыкны газга көйләргә тиеш булалар. Моңарчы бу вазифалар Влас исемле хезмәткәргә йөкләнгән була. Эшеннән азат итүләреннән куркып,  эшче спектакльдән соң оркестр астына кереп, инструментларның яңгырашын яхшырту өчен өелгән күмергә керосин түгеп, ут төртә. Бинаны юкка чыгудан берни дә саклап кала алмый.

Шәһәр губернаторы Николай Скарятин боерыгы белән бер елдан театрның яңа бинасы төзелә, ә Влас вөҗдан газабына түзә алмый гаебен үзе таный. Аны хөкем итәләр һәм сөргенгә сөрәләр.

2003 елда Россия империясенең беренче юстиция министры, шагыйрь Гавриил Роман улы Державинга Казанда Лядов бакчасында һәйкәл ачылды. Бу сын 1846-1932 елларда булган һәйкәл үрнәгендә торгызылды.

Россиядә:

2008 елдан Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә Юрист көнен билгеләп үтәләр.

2014 елдан 3 декабрь Россиядә Билгесез Солдат көне. Бу көндә яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алалар, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарталар.

Дөньяда:

1984 елда Бхопалада (Һиндстан) булган экологик катастрофа истәлегенә Халыкара пестицидларга каршы көрәш көнен уздыралар. Бхопаладагы Америка химия заводында авария нәтиҗәсендә 18 мең кеше һәлак була. Аларның 3 меңе авария көнендә үлсә, калганнары киләсе елларда алган зарардан вафат булалар.

1998 елдан башлап бөтен дөнья буйлап барлык компьютер графиклары һәм дизайнерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Исегезгә төшерәбез: датаны сайлау декабрь аеның “D” (December) хәрефенә башлануы белән бәйле. Бу билгеләр үзара бер-берсенә туры килә: 3D - 3 December.

1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы Инвалидлар унъеллыгы азагында 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итә.

Халыкара инвалидлар көне үткәрү аларның проблемаларына игътибар юнәлтү, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иминлеген яклауга, җәмгыятьнең игътибарын ул инвалидларның сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашуыннан алган өстенлекләргә юнәлдерүгә багышланган. Бу көн игълан итүнең максатлары - кеше хокуларын тулысынча һәм тигез үтәү, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы. Әлеге максатлар Генераль Ассамблея 1982 елда кабул иткән инвалидларга карата Бөтендөнья гамәлләре программасында күрсәтелгән.

Искәртеп узабыз: Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне ел саен 5 майда билгеләп үтелә.

Туган көннәр:

Муса Мөхәммәтҗан улы Акъегет 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасының Чембар (хәзерге Белинский) шәһәрендә урта дәрәҗәле чиновник гаиләсендә дөньяга килә. 1807—1812 еллардагы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул прапорщик һәм дворянлык дәрәҗәсе ирешә.

1886 елда Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте Казанда университет типографиясендә басылып чыга. 1887 елда Муса Акъегет Кырымга Бакчасарай шәһәренә барып, «Тәрҗеман» газетасы редакциясендә эшли башлый һәм, анда бер елдан артык торып, Төркиягә китә.

1908 елларда аның «Мәтин» исемле газет чыгаруы, ә соңрак 1914 елдан башлап, Казаннан сатып алынган китапларны тәртипкә салу буенча Истанбул китапханәсендә эшләве турында мәгълүмат бар. Шулай ук икътисад буенча фәнни эшләр яза. Соңгы көннәренә кадәр ул китапханәдә эшли һәм 1923 елның 24 сентябрендә вафат була.

Әхмәт Ерикәй - татар шагыйре.

Әхмәт Ерикәй 1902 елда Башкортстанның Өлкенде авылында крестьян гаиләсендә туа. Шагыйрьнең иҗат юлы киңкырлы. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар.

Татар совет әдәбиятында Ә. Ерикәй беренче чиратта җырлар язучы шагыйрь буларак билгеле. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган. Әдипнең иҗат эшчәнлеге М. Мозаффаров, Р. Яхин, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова һ.б. күренекле композиторларыбыз белән бәйләнгән.

Ә. Ерикәй 50-60 нчы елларда да актив иҗат итә. Ул бу чорда яшьрәк буын композиторлар, җырчылар белән берлектә, «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ф. Әхмәтов көе), «Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр» (Н. Җиһанов көе), «Юллар» (Л. Айтуганов көе), «Кил, иркәм, гармунда уйнарга» (Ә. Фәттах көе) һәм башка дистәләгән әсәрләр яза.

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев (1900 елның 3 декабре – 1954 елның 16 декабре) – күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигезче салучы.
1918 елда Салих Сәйдәшев үз оркестрын төзи. 1920 елда ул Кызыл армия сафларына баса.

1922 елда Сәйдәшев Казанга кайта. Аны яңа ачылган Кызыл Октябрь исемендәге Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.
С. Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр - музыкаль драма жанрын башлап җибәрә.

Атаклы татар драматурглары К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Г. Кутуй, Һ. Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. К. Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, Т. Гыйззәтнең “Наемщик” драмаларына язган көйләр С. Сәйдәшевнең композиторлык талантының иң югары ноктасы булып торалар.

Салих Сәйдәшев кабере Казаның Яңа бистә зиратында.

Габделрәүф Ниязбаев – ХХ гасыр башында иҗат иткән татар драматургы.

Габделрәүф Хәкимбай улы Ниязбаев 1881 елда Оренбург өязендәге Каргалы бистәсендә туа. Казанда Укытучылар мәктәбендә белем ала. Узган гасыр башында шул мәктәптә укыганда беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баса. Шәриктәшләре Гаяз Исхакый, Ильясбәк Кудашев, Гафур Коләхмәтев, Шакир Мөхәммәдъяров, Шәриф Сүнчәләйләр белән бергә татарча беренче спектакльләрне куюда катнаша.

1906 елның 22 декабрендә Казанда рәсми рәвештә оештырылган беренче театрда пьесалар тәрҗемә итү һәм татарча пьесалар язу эшенә дә керешә. 1906 елда Н.Гогольнең «Өйләнү», «Ревизор» комедияләрен, татар драматургларының «Кызганыч бала», «Өч хатын берлән тормыш», «Оят, яки Күз яше» һ.б. пьесаларын сәхнәләштерергә һәм берничә пьесаны, шул исәптән «Өйләнү»не куярга рөхсәт ала.

Театр белгечләре аның биш драма әсәре язганлыгын әйтәләр. Шулардан ике әсәре «Сәйяр» труппасы тарафыннан, берсе Оренбург татар драма театры тарафыннан сәхнәләштерелгән. «Сәйяр»дә Габдулла Кариев җитәкчелегендә куелган пьесалары — «Беренче таң» белән «Борадарән Галимевләр» (автор кушкан исеме «Көчлеләр һәм көчсезләр»). Оренбургта уйналган пьесасы «Кара көннәр» дип аталган.

1920 елда Эстәрлетамак шәһәрендә вафат була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100