news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

3 августта Польшада Сабан туе узачак

Бәйрәмдә Польшадагы татар авылының 340 еллыгына атап имән агачы утыртачаклар.

3 августта Польшада Сабан туе узачак
архив

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 3 августта Польша татарларының Крушиняндагы мөселман мәгариф-мәдәният үзәге мәйданчыгында Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм программасында Сабан туе кунаклары һәм катнашучылары парады, Крушиняндагы татар авылының 340 еллыгына атап имән агачы утырту, “Бунчук” татар милли бию-вокал ансамбле һәм Литвадан “Эфсане” ансамбле чыгышы, татар ризыклары белән сыйлану, тарихи реконструкция каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot