Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
3 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда томан көтелә, җырчылар TMTV премиясен алу өчен көч сынаша, прокурорлар сәүдә үзәкләрен тикшерә.
Татарстанда сәүдә үзәкләрен тикшерү барышында прокурорлар 280 нән артык хилафлык ачыклаган / Республикада 260 сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре тикшерелә.
Миңнеханов һәм Россия сәнәгать министры Татарстан сәнәгать программалары турында сөйләште / Очрашуда быел Россия һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының үзара эшчәнлек юнәлешләре кузгатылды.
Когалым татарлары татар мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәк / Әлеге чараны Когалым шәһәрендә эшләп килүче «НУР» татар — башкорт иҗтимагый оешмасы әзерли.
Синоптиклар Татарстанда томан булачагы турында кисәтә / Республикада һәм Казанда кайбер урыннарда томан төшәчәк.
Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе логотипка иҗади бәйге игълан итте / “Мәскәү татарлары" - бүген бар кешегә дә билгеле бренд, ди автономия рәисе Фәрит Фарисов.
TMTV премиясен алу өчен, җырчылар 40 номинациядә көч сынаша / Быел тантанада яңа номинацияләр дә кертелгән.
Дөньяда 50 кешенең берсе аутизм белән авырый - "Зәкят" хәйрия фонды психологы / "Фаразлар буенча, тиздән һәр икенче кеше аутизм белән авырырга мөмкин", - ди белгеч.
Яңа эш башлаучы фермерлар программасында катнашу өчен заявкалар кабул ителә / Сөт җитештерү, ат, сарык, кәҗә, куян үрчетү һ.б. тармаклар дәүләт ярдәме алачак.
Татар һәм башкорт язучылары өчен “Заман, тема һәм герой” семинары оештырыла / Семинарга башкорт һәм татар язучылары, тәнкыйтьчеләр чакырыла - анда 50 яшькә кадәрге авторлар гына катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз