news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

3 -7 яшьлек балаларга пособие билгеләү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләүнең яңа тәртибе расланды.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яшәүчеләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне түбәндәге телефоннар буенча ала алалар: +7 (843) 557-21-13, 557-21-12 и 557-19-36.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык белән эшләү секторының контакт мәгълүматлары ведомствоның рәсми сайтында, «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә күрсәтелгән.

Билгеләп үтик, 2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләүнең яңа тәртибе расланды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100