Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
3-12 май көннәрендә ГТЮ да бушлай юл йөрү хокукыннан 1176 сугыш ветераны файдаланган
Ә “Россия тимер юллары” системасында барлыгы 13 507 ветеранга һәм аларны озата баручы 5060 затка түләүсез хезмәт күрсәтелгән
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Инде хәбәр ителгәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны сәфәрдә озатып йөрүче затлар 3-12 май көннәрендә ил территориясе буйлап тимер юл транспортында бушлай йөри алды. Бу чорда түләүсез сәфәрләр саны чикләнмәгән иде. Алар өчен түләүсез билетлар барлык категория поездлардагы купе, плацкарт һәм утыру урыннары булган вагоннарга рәсмиләштерелде. Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итүенчә, 3-12 май көннәрендә түләүсез билетларны шулай ук чит илләр аша транзит белән узучы поездларга да рәсмиләштереп булган. Моның өчен ветераннарга билет кассаларына шәхесен раслаучы һәм юлда түләүсез йөрү хокукын бирүче документларын тәкъдим итәргә генә кирәк булган.
Бу чорда Горький тимер юлында шундый хокуктан 1176 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларны озатучы 536 кеше файдаланган. Ә “Россия тимер юллары” системасында шушы вакыт эчендә барлыгы 13 507 ветеранга һәм аларны озата баручы 5060 затка түләүсез хезмәт күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз