news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«2FAN» әдәби каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырдылар

Ютуб-канал 2020 елның көзендә ЯшьТАТМЕДИАjunior проекты кысаларында ачылган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). «2FAN» әдәби каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырдылар.

Роликта студент кыз башкорт телендә шигырь укый.

Ул башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде. Лилия Шагалиева әлеге каналда башкорт әсәрен укыган беренче карлыгач булды. Моңа кадәр «2FAN» әдәби каналында татар шагыйрьләренең әсәрләре яңгырады. ЯшьTATMEDIAjunior проекты кысаларында ачылган каналда яшь шагыйрьләр яки шигърият яратучылар студиядә үз шигырьләрен яисә татар шагыйрьләренең әсәрләрен сөйли. Сәнгатьле уку, видеоның профессиональ югарылыкта төшерелүе һәм монтажлануы һәр роликны уникаль итә.

КФУның III курс студенты Лилия Шагалиева чираттагы чыгарылышның герое булды. Ул Башкортстаннан килгән, математика һәм информатика укытучысы булырга әзерләнә.

«Мин тумышым белән - Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит авылыннан. Әнием – башкорт, әтием – татар. Балачактан шигъриятне яратсам да, үзем шигырь язмыйм. Мондый интернет-проектта әле беренче тапкыр гына катнашам», - дип сөйләде Лилия.

Мәгълүмат өчен: «2FAN» ютуб-каналы 2020 елның көзендә ЯшьТАТМЕДИАjunior проекты кысаларында ачылган. Бүгенге көндә каналда 20 видеоролик чыккан. ЯшьТАТМЕДИАjunior 30дан артык видеопроектны үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100