Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
290 мең сум бурычы җыелган Казан кешесенең машинасын приставлар алган
Бүген Горький шоссесында приставлар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре салым түләмәүченең машинасын махсус стоянкага эвакуацияләгән.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Салым буенча 290 мең сум бурычы җыелган Казан кешесенең машинасын приставлар алган. Бу турыда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова хәбәр итә.
«Хендэ» чит ил машинасы хуҗасының салым буенча бурычы 290 мең сумнан арткан. Сумма билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен башкару җыемын исәпкә алып күрсәтелгән.
Бүген Горький шоссесында приставлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә салым түләмәүченең машинасын махсус тукталышка эвакуацияләгән.
Әгәр бурычлы кеше 10 көндә салым түләмәсә, аның машинасын бурыч түләү исәбенә саталар.
Лилия Хәлимова сүзләренчә, узган елда приставлар салым буенча өч миллиард сумнан артык бурычны түләткән, бу 2018 елга караганда 1,4 миллиард сумга күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз