news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

29 яшьлек Эльдар Хәмитов Чаллы Сабан туеның абсолют батыры булды

Тәкә һәм “Лада” автомобиле өчен финалда биш спорт мастеры көрәште.

(Яр Чаллы, 24 июнь, “Татар-информ”). Чаллының Сабантуй мәйданында милли көрәш буенча ярышлар узды. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе хәбәр итте.

Финалга иң яхшы көрәшчеләр чыкты. 70 кг кадәр авырлык категориясендә Чаллыдан Илшат Сибгатуллин җиңде. 80 кг авырлык категориясендә иң яхшысы булып Чаллыдан Ринат Шәйхетдинов танылды. 90 кг авырлыкта Алабугадан Илнар Галимов җиңде. 100 кг кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында 5:0 исәбе белән Эльдар Хәмитов җиңүче дип табылды. Иң авыр категориядә Ранис Гыйләҗетдинов җиңүе булды.

Үз авырлыкларында җиңүчеләргә Яр Чаллы Сабантуеның абсолют батыры исеме өчен көрәшү хокукы бирелде. Тәкә һәм “Лада” автомобиле өчен биш көрәшче чыкты. Барысы да спорт мастерлары. Чаллы Сабан туеның абсолют батыры булып 29 яшьлек Эльдар Хәмитов танылды. Бу исемгә ул өченче тапкыр лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot