Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
29 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
1 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык социаль объектларына җылылык бирелергә тиеш, Татарстан Президенты Көньяк Корея Илчесе белән очрашты.
Дамир Фәттахов Татарстан КВНчыларының «Беренче канал»га чыгуын тели / КВН хәрәкәте социаль лифт һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирә, дип саный Татарстан яшьләр эшләре министры.
Ел ахырына кадәр республикада “Татарстан яшьләре” дәүләт программасы эшләнәчәк / Яшь буынны республикада эшкә урнашу һәм сәләтләреңне тормышта куллану мәсьәләсе борчый.

Сыктывкарда татарлар һәм башкортлар корылтае башланды / Корылтай эшендә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша.

Татар теле ике республикада гына сакланып калырга мөмкин - татар галиме / Фән кандидаты Илдус Фазлетдинов Иван Грозный, Ильминскийлар бетерә алмаган телнең бүгенге көндә юкка чыгуы мөмкин түгел дип саный.

2018 елда Татарстанда торак төзелеше планы 70 процентка диярлек үтәлгән / Ел башыннан Татарстанда 1,6 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Татарстан Президенты Көньяк Корея Илчесе белән туры авиаэлемтә турында сөйләште / Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Корея авиакомпаниясенең Европага оча торган самолетлары Казанда да туктый алыр иде.

1 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык социаль объектларына җылылык бирелергә тиеш / Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада ягып җылыту сезонын башларга кушты.

Башкортстанның татар язучылары Казанда да танылырга тели / Журналист әйтүенчә, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары пассив, ә Казан үз борыныннан ары күрми.

Васил Шәйхразиев: Татар халкы үсеше Стратегиясен булдыруда барыбыз да катнашырга тиеш / Татар халкы үсеше турындагы документны Татарстан Республикасы Президентының киләсе Юлламасына кадәр эшләп бетерү бурычы тора.

Камал театры репертуардан төшкән «Үлеп яратты» спектакленең видеоверсиясен күрсәтте / «Үлеп яратты» - яңа менеджмент шартларында эшли башлаган татар театрының тамашачыга игълан итеп, әсәр белән хушлашу оештырылган беренче спектакле.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз