news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

29 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Төп дәүләт имтиханы май аенда башлана, "Ел китабы" җиңүчеләре премия алачак, Ригадагы Нәүрүз дүрт мең тамашачыны җыйган.

Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханындагы үзгәрешләр хакында хәбәр итте/Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру май аенда башлана.



Татарстанда китаплары күп укылган авторларга акчалата премия тапшырачаклар/Татарстан Милли китапханәсендә 13 апрель көнне “Ел китабы – 2016” конкурсы җиңүчеләрен котлыйлар.



Республика Коръән уку бәйгесенә 7 яшькә кадәрге балалар елдан-ел күбрәк килә башлаган/Быелгы бәйгедә иң яшь катнашучылар булып - Удмуртиянең Ува шәһәреннән 2 яшьлек Зәйнәб Гатауллина, Түбән Камадан 3 яшьлек Мәхмүд Хафизов танылган.



Рига шәһәрендә үткән Нәүрүз бәйрәменә дүрт меңгә якын кеше җыелган/ Европа татар яшьләре берләшмәсе рәисе Олег Шәрипов сүзләренчә, Ригада массакүләм бәйрәмгә халык беренче тапкыр шулай күпләп килгән.



Путин “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты Николаевны Почет ордены белән бүләкләде/Узышчыга әлеге бүләк халыкара ралли-марафоннарында команда җиңүенә керткән саллы хезмәте өчен тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100