Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
29 майда Казан Кремленең Спас манарасында яктылык тамашасы башлана
Казан Кремленең Спас манарасы 29-31 майда «НУР» халыкара медиасәнгать фестивале кысаларында яктылык инсталляциясе мәйданчыгына әвереләчәк. Бу хакта фестиваль сайтында хәбәр ителә.
Проектта Россия, Франция, Италия һәм Кытайдан сигез студия катнаша. Аларның эшләре фестивальнең конкурс программасына керәчәк, ә җиңүчене интерактив тавыш бирү ярдәмендә тамашачылар билгеләячәк.
Яктылык тамашасының нигезен 3D-маппинг технологиясе тәшкил итә, аның нигезендә архитектура фасадлары динамик проекцияләр һәм сәнгати визуаль чишелешләр өчен «экран»га әверелә.
Казан халкы һәм кунаклары яктылык тамашасын 29-31 майда 21:00-23:00 сәгатьләрдә күрә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз