news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«29 комплекс» лидеры КФУ ректоры Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирүен кире какты

КФУ ректоры Илшат Гафуров узган елның декабрендә тоткарланган иде. Ул заказ белән кеше үтерү турындагы җинаять эше буенча фигурант булып тора.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Елена Саляхова). «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Адыган Сәлахов КФУ ректоры Илшат Гафуровка каршы күрсәтмә бирүен кире какты.

Бүген ир-ат үзенә бирелгән җәза вакытын кыскартырга омтылып, янә Татарстан Югары суды каршына басты.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Сәлахов КФУ ректорын тоткарлауга бернинди катнашы да булмавын белдерде. «Мин аңа каршы бернинди күрсәтмәләр дә бирмәдем. Барлык сорауларны да Гафуровка бирсәгез яхшырак», — дип кыскача җавап бирде оешкан җинаятьчел төркем лидеры.

Искәртеп узабыз, КФУ ректоры Илшат Гафуров узган елның декабрендә тоткарланган иде. Аны шунда ук этап белән Мәскәүгә җибәрделәр һәм СИЗОга урнаштырдылар. Гафуров заказ белән кеше үтерү турындагы эш буенча фигурант булып тора.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot