news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

29 июньдә Энколово авылында Ленинград өлкәсе Сабан туе була

29 июньдә Энколово авылында Ленинград өлкәсе Сабан туе була
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Сабан туе 29 июньдә узачак. Бәйрәм өлкәнең Всеволожск районы Энколово авылында 12.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачыла. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербургта беренче тапкыр шәһәр Сабан туе 1913 елда Йосыпов бакчасында үткәрелә. Даими бәйрәм буларак, ул 1932 елдан башлап Бөек Ватан сугышына кадәр уздырыла. 1956 елдан алып һәм бүгенге көнгә кадәр Сабан туе Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылында оештырыла. Санкт-Петербург милли-мәдәни автономиясе бәйрәме Санкт-Петербург шәһәре, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Башкортстан Республикаларының катнашы һәм ярдәмендә, зур фирмалар һәм предприятиеләр, мәдәният эшлеклеләре һәм иҗат интеллигенциясе катнашында үтә.

Бәйрәм программасына татар милли авылы, башкорт милли авылы, канатта йөрүче гаилә чыгышы, күпсанлы спорт ярышлары, билбау көрәше, өч сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстан коллективлары катнашында концерт программасы кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100