Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
29 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Татмедиа" алдында бурычлар куелды, «Нигез-йорт» татар фильмының проекты Лейпцигта тәкъдим ителде, Татарстан укырга яратучы төбәк исемен саклап калды.
Айрат Зарипов "Интертат"ның татар сайтлары арасында лидерлыгын әйтте/ "Татар-информ" генераль директоры Шамил Садыйковка Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы тапшырылды.
Татарстан Россиядә укырга яратучы төбәк исемен саклап калган/ 2018 елның беренче яртыеллыгына үзәк, республика, шәһәр һәм район басмаларына гомуми язылу тиражы – 1 миллион 169 мең данә.
Миңнеханов Global компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек юлларын барлады/ Компания шәхси капитал, күчемсез милек, активлар белән идарә итү өлкәсендә эшли.
«Нигез-йорт» исемле татар фильмының проекты Лейпцигта тәкъдим ителгән/ Нәсүр Юрушбаев Галимҗан Гыйльманов әсәре буенча кыска метражлы фильм төшерде.
Мөхәммәтшин кануннарны онлайн күзәтеп барырга куша/ Татарстан парламенты башлыгы республика юстиция министрлыгын кануннар мониторингы буенча эшне көчәйтергә чакырды.
Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә узган елдан калыша/ Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары күрсәткечләре узган елга караганда ким.
Авыл хуҗалыгы министры язгы чәчү проблемаларсыз гына булмас дип кисәтә/ Язгы-кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20 миллиард сум акча кирәк.
Әсгать Сәфәров "Татмедиа" агентлыгы алдында бурычлар куйды/ Ул 2018 елда булачак барлык вакыйгаларны тирәнтен яктыртырга кирәклеген әйтте.
Депутатлар кунакханә "йолдызларын" яңадан санарга тәкъдим итә/ "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Россиядә кунакханәләрне мәҗбүри классификацияләү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз