news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанда «КышДаКар-фест» фестивале үтә

Казанда 29 декабрьдә «КышДаКар-фест» кышкы фестивале башлана. Эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм фермерлар продукциясе белән сәүдә рәтләре шәһәрнең ике мәйданчыгында урнашачак. Тиешле карар ТР башкаласы муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Бауман урамындагы 20/5 номерлы йорт янындагы фестиваль 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 10:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр узачак.

Киров бакчасында сәүдә рәтләре 29 һәм 30 декабрьдә, 1-8 гыйнварда 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Яңа ел бәйрәме көнендә сәүдә 10:00 сәгатьтә башланачак һәм 1 гыйнварның 3:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.

«КышДаКар-фест» фестивален Казанның Туризмны үстерү комитеты оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot