news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

29 декабрьдә Казан халкы Яңа ел уңаеннан оештырыла торган донорлык акциясенә кушыла ала

29 декабрьдә Республика кан үзәгендә Яңа ел уңаеннан донорлык акциясе уздырыла. Чарада 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм кан бирүгә каршы күрсәтмәләре булмаган балигъ яшьтәге кешеләр катнаша ала. Үзең белән паспорт һәм шәхси счетның иминият номеры булуы мөһим. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кан бирергә теләге булган затларны бу көнне 8:00–12:00 вакыт аралыгында Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча кабул итәчәкләр. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Акция кысаларында кан бирүчеләр өчен бәйрәм мохите булдырачаклар һәм оештыручылар сувенирлар бүләк итәчәк.

Мәйданчыкта теләге булганнар сөяк мие донорлары регистрына теркәлә ала – бу хакта регистратурада хәбәр итәргә кирәк, ди «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.

Кан тапшыруга рөхсәт бирелә торган критерийларның тулы исемлеге һәм донорлыкка каршы күрсәтмәләр белән сылтама буенча танышырга була.

Чара «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы «Волонтер-медиклар» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды белән бергә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot