news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

29 августта Казанда Мәүлид бәйрәме узачак һәм хаҗга юлламалар уйнатылачак

29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак. Быел тантана бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән истәлекле. Шуңа күрә Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә аны аеруча зур итеп һәм Республика Көне чаралары кысаларында оештыра. Бәйрәмгә теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла.

Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында узачак. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып хаҗ һәм гомрәгә юлламалар уйнату торачак. Анда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша ала.

Фестивальнең махсус кунаклары – Россиядә иң танылган нәшид башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары. Нәшидләр гарәп һәм рус телләрендә яңгыраячак. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк.

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августында кояш баю белән башланачак һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган ай булу белән истәлекле.

«Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәднең дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Бу уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мәүлид кичәләре узачак.

Мәҗлесләрне Рабигыль әүвәл аеның беренче көнендә (24 августта) Кукмара районының тарихи Мәчкәрә мәчетендә узачак Мәүлид башлап җибәрәчәк. Анда бөтен республикадан имамнар катнашачак. Ә Рабигыль-әүвәл аеның 12 көнендә (4 сентябрьдә) – Пәйгамбәрнең нәкъ туган көнендә Мәүлид кичәсе Болгарда Ак мәчеттә үтәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot