Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
29 августта Кабан күле яр буеның өченче чираты ачылачак
Казанда 29 августта Кабан күле яр буеның өченче чиратының беренче этабы ачылачак. Бу хакта журналистларга «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Арина Петрова сөйләде.
«Шимбә көнне, 29 августта, без, ниһаять, Кабан күле яр буен, өченче чиратны ачачакбыз. Беренче этап – ул километр ярым җәяүлеләр маршруты», - диде Петрова.
Фото: © «Татар-информ», Александра Давыдова
Участокта эшләр 2026 ел башында башланды. Яр буен төзекләндерү кысаларында сукмаклар ясалды. Аерым участокларда граниттан сукмакларны турыдан-туры яр итәгенә салганнар. Петрова сүзләренчә, эшләр башкарганда территориянең табигый үзенәлеген саклап калу мөһим булган.
Фото: © «Татар-информ», Александра Давыдова
Шулай ук яңа участокта ике күзәтү урыны җиһазландырылган, аннан шәһәр халкы һәм кунаклары күл манзарасына соклана алачак. Күзәтү мәйданчыкларының берсендә суга карап торган амфитеатр барлыкка килгән.
Фото: © «Татар-информ», Александра Давыдова
Яр буендагы өченче чиратның беренче этабын ачу белән эшләр тәмамланмаячак. Алга таба территорияне төзекләндерү дәвам итәчәк.
Яңартылган участок ачылу уңаеннан 29 һәм 30 августта яр буенда ике көнлек «Татарстанда җәй» фестивале узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз