news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

29 августта «Бию көрәше» конкурсын Җәвит Шакиров һәм Замирә Рәҗәпова алып барачак

29 августта «Бию көрәше» конкурсын Җәвит Шакиров һәм Замирә Рәҗәпова алып барачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

29 августта 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының биш еллыгы уңаеннан оештырылган «Бию көрәше» конкурсының финалы узачак. Ул «Печән базары» фестивале кысаларында үткәрелә. Шарт буенча бәйгедә профессиональ булмаган биючеләр, ягъни татарча оста биюче гади халык катнаша. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Финалга узганнар берничә турдан торган сынауларда үзара ярышачак. Иң шәп биючене билгеләү өчен жюри әгъзалары чакырыла. Җиңүчене шәп бүләк – 300 мең сум акча көтә. Кызу финалны Замирә Рәҗәпова һәм Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барачак. Җырлы-музыкаль номерлар белән үрелеп барачак бию батлын тамаша кылырга рәхим итегез!» - диелә хәбәрдә.

  • Казан мэриясенең «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты 2021 елдан башлап Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
  • Төп максат – татар халык биюләре аркылы туган телне саклау. Шуңа күрә «Хәрәкәттә - бәрәкәт»нең барлык чаралары да татар телендә алып барыла. Соңгы елларда проектның төгәл урыны һәм вакыты билгеләнде: татар биюен яратучылар җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе кичке сәгать алтыда Кабан күле яр буенда очраша.
news_right_1
news_right_2
news_bot