news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

29 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды, Татарстанда 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды / Республика уңышлары безгә кадәр эшләгән җитәкчеләр хезмәте белән салынды, диде Татарстан Президенты.

Энгель Таһиров Халыкара ЮНЕСКО форумын Казанда уздыруны гадәти хәл дип саный / Академик Татарстан белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлеккә 35 ел булуын искәртте.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, киләсе елдан бәйрәм рухы сизелеп торырга тиеш - В.Шәйхразиев / Татарстан Премьер-министры урынбасары ТАССР оешуның 100 еллыгы логотибы актив кулланылырга тиешлеген әйтте.

Уфа “Нур” татар театры сезонын мәрхүм Гафур Каюмов спектакле белән ача / 21 сентябрьдә тамашачыларга узган сезон премьерасы булган “Упкын өстөндә уен” спектакле тәкъдим ителә.

Татарстанга беренче хаҗилар кайта башлады / Беренчеләрдән булып ватаннарына кайтучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак.

"Татар-информ" профессиональ балыкчы белән туры элемтә оештыра / Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны 4 сентябрьдә 10.00-11.00 сәгатьләрдә телефон аша юллый ала.

“Цивилизацияләр диалогы” республика үсешенә зур йогынты ясар - ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе / Форумны мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе оештыра.

Татарстанда 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган / Республикада уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнерны тәшкил итә.





 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100