news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

29 апрельдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Сабантуе була

29 апрельдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Сабантуе була
Салават Камалетдинов

29 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар активистлары белән берлектә Сабантуй оештыра. Милли бәйрәм Дубайның Сафа паркында 15.00 сәгатьтә башлана.

«Сабантуйда Казан артистлары катнаша. «Туган авылым», «Бала-сити»ның мәйданчыклары эшләячәк. Көрәш, кашыкка йомырка салып йөгерү, гер күтәрү, чүлмәк вату кебек милли уеннар үткәрелә. Сабантуйга барлык милләт вәкилләрен дә чакырабыз, чөнки аларга да татар мәдәниятен күрсәтәсе килә. Коллегаларыбыз арасында гарәпләр генә түгел, индус, филиппин, пакистанлылар һ.б. бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар активисты, блогер Әлфия Бәдретдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot