news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең 28 кешесе Волгоград өлкәсенә эзләнү экспедициясенә китте

Зәйнең 28 кешесе Волгоград өлкәсенә эзләнү экспедициясенә китте
Фото: «Гвардия» отрядыннан

Зәйдә яшәүче 28 кеше Волгоград өлкәсенә «Хәтер вахтасы-2023» эзләнү экспедициясенә китте. Аларны Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан тантаналы төстә озатып калдылар.

«Гвардия» эзтабарлар отрядында катнашучыларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина мөрәҗәгать итеп, игелекле эштә катнашулары, патриот булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Гвардия» эзтабарлары Волгоград өлкәсенең Городищенск районы янында казу эшләрендә катнаша. Бу урында 1942–1943 елларда Сталинград өчен каты сугышлар барган. Сталинград сугышында 1143000 совет солдаты һәлак булган. Алар арасында 23 мең татарстанлы да бар. Зәй эзтабарлары сугышчыларның җәсәдләрен эзләү һәм җирләү, аларның исемнәрен һәм туганнарын табу буенча эш алып бара. «Хәтер вахтасы» Җиңү көне алдыннан тәмамлана.

Зәйгә кайткач эзтабарлар үз экспедицияләренең нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләргә җыена. Экспедиция «Тарихка кагыл, хәтерне сакла!» проекты кысаларында уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100