Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
28 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Яньтай шәһәрендә Кытай-Россия технопаркын карады, Лилия Муллагалиеваның ноталы җыр китабы басылып чыкты.
Чаллыда мәдрәсә төзи башладылар / Чаллы мөхтәсибәте Татарстанда иң зур мөхтәсибәтләрдән санала.
Татарстан районнары абитуриентлары медицина вузына кергәндә өстенлеккә ия булачак / Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы преференцияләре табиблар һәм медицина хезмәткәрләре җитешмәгән районнарның абитуриентларына биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов Яньтай шәһәрендә Кытай-Россия технопаркын карады / Татарстан Президенты терлекләр өчен вакциналар җитештерү буенча лаборатор үзәкләрнең берсен дә карап чыкты.
Төркиядә татар теле курслары ачыла / Дәресләр Истанбулның 29 Май университетында узачак.
“Әкият” курчак театры спектакле Белгород фестивалендә ике бүләккә ия булды / “Әкият” курчак театры “Теремок” спектакле белән “Белгородская забава" курчак театры фестивалендә катнашты.
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның ноталы җыр китабы басылып чыкты / Төсле басмага җырчының көйләрен үзе язган илледән артык җыры кергән.
Дамир Фәттахов "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде / Әңгәмәнең тулы версиясе 29 сентябрьдә sntat.ru интернет-ресурсында дөнья күрәчәк.
Казахстан компанияләре белән элемтәләр - Татарстанның тышкы эшчәнлегендә мөһим юнәлеш / Татарстан Премьер-министры Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашуда шулай дип белдерде.
"Ак калфак" оешмасы Зәйнең Имәнлебаш авылында сандык ясау остасының эшләре белән танышты / Бүген Зәй районында "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы уза.
Шәхси торак яки бакча йорты төзегәнче һәм төзегәч, җирле үзидарә органына белдерергә кирәк / Белгечләр йортлар төзелеше һәм рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Казандагы Республика клиник хастаханәсендә әнисенең бөерен баласына күчереп утыртканнар / Удмуртия өлкәсендә яшәүче 15 яшьлек Павел Нагиевны бүген хастаханәдән чыгардылар.
Уфада “Җанлы сүз” татар балалары иҗаты бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр / Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы юбилеена багышланган кичәгә Башкортстанның 28 районыннан 84 укучы килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз