news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

28 сентябрьдә Казандагы кайбер урамнарда хәрәкәтне вакытлыча чикләргә мөмкиннәр

28 сентябрьдә Казанда Татарстан Рәисенең республика Дәүләт Советына Юлламасы уздырылу сәбәпле, транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләргә мөмкиннәр. Тиешле карар хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, чикләүне Пушкин, Театр һәм Карл Маркс урамнары участокларында 7:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр кертергә мөмкиннәр. Пушкин урамында хәрәкәтне Карл Маркс урамыннан Бассейн урамына кадәр ике юнәлештә дә, Театр урамында – Тельман урамыннан Дзержинский урамына кадәр чикләргә мөмкиннәр. Шулай ук чикләүләр Карл Маркс урамындагы муниципаль парковка территориясенә дә кагылачак.

Юлламаны үткәрүнең төгәл датасы әлегә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан расланмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot