news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

28 ноябрьдә Үзәк банк яңартылган 1000 сумлык купюра өчен символлар турында фикер алышачак

28 ноябрьдә Россия Үзәк банкы Консультатив совет утырышында Идел буе федераль округына багышланган 1 мең сумлык банкнотаның икенче ягы өчен символлар турында фикер алышачак. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ай ахырында Үзәк банк купюраның икенче ягында сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирү игълан итте. Билгеләп үтелгәнчә, тавыш бирүгә Идел буе төбәкләре өчен генә түгел, Россия өчен дә зур кыйммәткә ия истәлекле урыннар тәкъдим ителде.

Үзәк банк 1 мең сум номиналлы банкнота чыгарган иде. Купюраның икенче ягында Казан Кремленең ике объекты — Сөембикә манарасы белән Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее сурәтләнгән. Әмма кайбер сурәтләр җәмгыятьтә төрле реакция тудырды, шул сәбәпле Россия Банкы яңартылган купюраны чыгаруны туктатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100