news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

28 меңнән артык татарстанлы пенсиягә чыгу өчен вакытыннан алда документлар әзерләгән

2025 елда Татарстанда яшәүче 28 497 кеше документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланып, пенсия билгеләүгә электрон гариза биргән. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Практикада еш кына төгәлсезлекләр ачыклана: эш урыннары турында язмалар юк, даталарда яки хезмәт кенәгәләрендә хаталар, белешмәләрдә исем һәм фамилияләр дөрес күрсәтелмәгән була. Ә кайчак архив документларында акча эшләү турында мәгълүматлар булмый», - дип аңлатты ул.

Пенсиягә алдан әзерләнү шәхси счет мәгълүматларын тикшерүне, эш бирүчеләргә һәм архивларга мөрәҗәгатьләрне, шулай ук һәр бәхәсле чор буенча консультацияләрне үз эченә ала. Пенсия яшенә ике ел кала кешеләргә электрон почта аша хәбәрнамәләр һәм консультацияләргә чакырулар килә.

«Әгәр җитешсезлекләр ачыкланса, белгеч җитешмәгән документларны җыярга һәм архивлардан белешмәләр соратып алырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, пенсиягә чыгу вакытына барлык мәгълүматлар да тикшерелгән була, һәм пенсия билгеләү тиз уза – гадәттә биш эш көне дәвамында», - дип ачыклык кертте Вафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot