Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
28 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Авыл җирлекләрендә кооперативлар булдыру бурычы куелды, Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә татарча альбом яздыра, иртәгә көчле җил көтелә.
Илшат Сәетов: Университетта татфакны сакласалар, диссертация яклаучылар кимемәс иде / Гыйльми хезмәткәр татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр кимүенең сәбәбе - татфакның бетерелүендә дип саный.
Р.Вәлиев Германиядә татар әдәбияты антологиясен немец телендә чыгарырга тәкъдим итте / Разил Вәлиев танылган немец тәрҗемәчесе Роземари Титце белән очрашты.
Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер М.Шәймиевне татар телендә сәламләде / Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.
Сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга кабаттан акчалата ярдәм көзгә күрсәтелергә мөмкин / Быел мартта шәхси хуҗалыклардагы 110 мең сыер өчен 360 млн сум акча юнәлдерелгән.
Миңнеханов: ТР һәм Шанхай арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр бар / Рөстәм Миңнеханов Шанхай мэрын 2021 елда Ворлдскиллс чемпионатын үткәрү хокукына ия булуы белән котлады.
Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләрендә кооперативлар булдыру бурычын билгеләде / Парламент башлыгы семинар-киңәшмәләрнең әһәмиятен билгеләп узды.
Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» исеме бирелде / КФУның Гыйльми советы югары уку йортының Попечительләр советы башлыгын һәм ТР Президентын әлеге исемгә тәкъдим итү турындагы тәкъдимен хуплады.
“Алты көн ярату”: Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә татарча альбом яздыра / Зуля Камалова татарча альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя.
Квалификация күтәрү курсларына 1224 укытучы гариза биргән / Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза.
Татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертиза узып федераль исемлеккә кертелгән / 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән.
Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу турында кисәтә / Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз