news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
28 июньдә “Алтын каләм-2010” республика фестиваленең финал өлеше старт ала
Яшь журналистларның ел дәвамында эшләүче республика мәктәбен гамәлгә кую конференциясе быелгы юбилей фестиваленең төп вакыйгасы булыр дип көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). 28 июньдә балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм-2010” республика фестиваленең финал өлеше башлана. Быел 15 еллык юбилеен билгеләп үтүче фестиваль Бөек Җиңүнең 65, ТАССР төзелүнең - 90 еллыгына һәм Укытучы елына багышлана.
Финалга чыгучылар бер атна дәвамында “Казан-Волгоград-Казан” маршрутында хәрәкәт итүче теплоходта эшләячәк. Алар көн саен бәйге биремнәрен үтәп, иң яхшы каләм иясе исемен алу өчен көрәшәчәк. Программага әйдәп баручы федераль, төбәк һәм җирле ММЧ вәкилләре тарафыннан уздырылачак күп санлы иҗат остаханәләре, презантацияләр урын алган. Быел финалистлар эшләре “New Media” Яшьләр мәгълүмат агентлыгы сайтында (www.moljournal.ru) урын алачак. Кызыксынучы һәркем бирегә кереп, үзенә ошаган журналист өчен тавыш бирә ала.
Яшь журналистларның ел дәвамында эшләүче республика мәктәбен гамәлгә кую конференциясе быелгы юбилей фестиваленең төп вакыйгасы булыр дип көтелә. Фестиваль 4 июльдә тәмамлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2