news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

28 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент су объектларында иминлекне тәэмин итүне тикшереп торырга өндәде, Актанышта гармунга һәйкәл ачылды, иртәгә бозлы яңгыр яварга мөмкин.

"Актаныш гармуннары" фестивалендә гармунчылар парадын Энгель Фәттахов җитәкләде / Бәйрәм парадында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар чыгыш ясады.

Татарстан мөфтие: Хәләл буенча безнең шартлар Россиядә иң катгые / Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте максаты – хәләлнең нәрсә икәнен билгеләү, ә нәрсәнедер “хәләл” дип атау гына түгел, диде Сәмигуллин.

Президент су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүне тикшереп торырга өндәде / Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле суларда 63 кеше һәлак булган, үткән елның шушы чорында – 36 кеше.

Татар язучыларының традицион “Фәйзуллин йөзүләре” быел Арча районында үтте / Язучылар Гариф Ахунов авылы булган нигезгә җыелдылар.


 

Апас авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы быелгы уңышның азрак булачагын фаразлады / “Былтыр без 115 мең тонна иген җыеп алган идек, быел бу сан кечкенәрәк булачак”, - диде Ильяс Заһидуллин.

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә / Республика мәчетләрендә “Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курсларына 350дән артык кеше килгән.

Мөфти республикада ни өчен намаз вакыты үзгәрүенә аңлатма бирде / Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.



Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә / Көндез һәм кич Татарстан территориясендә бозлы яңгыр яварга мөмкин.

Актанышта гармунга һәйкәл ачылды / Район үзәгендә "Актаныш гармуннары" фестивале узды.




 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100