news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

28 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Пензада татар сәүдә йорты ачылырга мөмкин, Рөстәм Миңнеханов депутатларга халык белән актив эшләргә кушты, #атнабай флешмобын Айгөл Хәйри йомгаклады.

Пензада татар сәүдә йорты ачылырга мөмкин/ "Пензадагы татар эшмәкәрләренең сәүдә йорты булдыру теләге зур", - ди Васил Шәйхразиев.

#атнабай флешмобын Айгөл Хәйри йомгаклады/ Әлеге флешмобта #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән социаль челтәрләрдә катнашырга һәм күзәтергә мөмкин. 

Татарстан митрополиты башлыгы Феофан колония тоткыннары белән аралашты/ Митрополит тоткыннарның яшәү урыннарын, ашханәне карады һәм үзләре белән очрашып сөйләште.

WorldSkills флагы Халыкара космик станциясеннән кайтты/ Байракны орбитадан Россия космонавты Александр Мисуркин, Америка астронавтлары Марк Ванде Хай һәм Джо Акаба алып кайтты.

Берлинда Татарстан рәссамы Ирек Мусин күргәзмәсе ачылды/ Ирек Мусин – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Бухарестта һәм Берлинда халыкара бәйгеләр җиңүчесе. Аның эшләре шәхси коллекцияләрдә дә бар.

Гүзәл Яхина Уфада "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен карагач, канәгать булуын белдерде/ Спектакльдә Зөләйханың милләте күрсәтелми.

Г.Исхакыйга багышланган халыкара конференциядә әдипнең хатларын, мирасын барлыйлар/ Казандагы конференция татар, рус һәм төрки телләрдә алып барылачак.

Рөстәм Миңнеханов Казан депутатларына халык белән актив эшләргә кушты/ Кемнәрдер эшли, ә кемнәрдер "пассажир" гына. "Пассажирлар" азрак булсын өчен, депутатлар актив эшләргә тиеш, диде Президент.

Аучылар өчен электрон кушымта эшли башларга мөмкин/ Кушымтаны һәр аучы үзенең кесә телефонына урнаштыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100