Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
28 февральдә Казан шәһәре мөхтәсибәте Мәүлид бәйрәме уздыра
Әлеге кичәне үткәрү инициативасы белән “Мәрҗан” дини иҗат төркеме чыккан
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Якшәмбе көнне – 28 февральдә Казан шәһәре мөхтәсибәте Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган кичә уздыра. Мәүлид бәйрәме “Әл-Мәрҗан” мәчетендә була.
Әлеге кичәне үткәрү инициативасы белән “Мәрҗан” дини иҗат төркеме чыккан. Бу төркемнең әгъзасы, “Казан мөхтәсибәте” газетасы редакторы Эльмира Хәсәнова хәбәр иткәнчә, Мәүлид бәйрәме “Әл-Мәрҗан” мәчетенең конференц-залында оештырыла. Анда бөтен гаилә белән килергә була.
“Әл-Мәрҗан” мәчете имам-хатыйблары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Казан Ислам көллияте җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров вәгазьләр белән чыгачак. Казан Ислам көллияте шәкертләре Коръән укыячак. “Мәрҗан” дини иҗат төркеме әгъзалары мөнәҗәтләр башкарачак.
Мәүлид бәйрәме кичке сәгать дүрттә башлана һәм ике сәгать дәвам итәр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз