Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
28 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла, Татарстанда уртача хезмәт хакы 31400 сумнан артып китте.
Хезмәт министрлыгы: Татарстанда уртача хезмәт хакы 31400 сумнан артып китте/ Быел республикада реаль хезмәт хакы 3,3 процентка үсте.
Фәрит Мөхәммәтшин: Тулаем алганда, узып баручы 2017 ел уңышлы ел булды/ Фәрит Мөхәммәтшин быел парламент эшендә күптөрле яңалыклар барлыкка килгәнен әйтте.
Дөнья Тукайдан бөегрәк татарны әлегә белми – Илдус Әхмәтҗанов/ Г.Камал театры артистлары “Тукай үзәгенә” 1940, 1945, 1946 елда нәшер ителгән Тукай китапларын бүләк итте.
Фуат Мансуровның туксан еллыгына Мәскәүдә дирижерны искә алу концерты үтәчәк/ Дөньякүләм танылган дирижер Фуат Мансуров 1928 елның 10 гыйнварында Казахстанда татар гаиләсендә туган.
Чуваш Республикасында татар теле дәресләре кыскартылмаган/ Укучылар атнасына ике сәгать - татар теле, бер сәгать әдәбият укый.
KazanSummit-2018нең төп темасы хәләл тормыш рәвеше булачак/ Дубайның ислам икътисадын үстерү үзәге белгечләре тематик түгәрәк өстәлләр оештыруда ярдәм итәчәк.
Авыл хуҗалыгы кооперативлары эшен өйрәнү өчен, татарстанлылар Липецк өлкәсенә барачак/ Татарстаннан делегациянең ел башында баруы көтелә.
Тукай клубында язучылар укучыларына концерт куйды/ Концерт зур аншлаг белән үтте. Әмма залда язучылар күп булмады.
Пензада спонсор акчасына татар балалар бакчасы һәм мәктәбе төзергә ниятлиләр/ 25 меңнән артык татар яшәгән Пенза шәһәрендә хәзергә бер генә татар мәктәбе дә юк: монда татар теле якшәмбе мәктәбе кысаларында гына укытыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз