news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

28 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Туган телләрне мәҗбүри өйрәнү турындагы петицияне биш меңнән артык кеше имзалаган, Казанда “Үлемсез полк” маршрутында үзгәрешләр булмаячак.

Р.Миңнехановтан Төркиядәге татар авылында мәктәпне, мәчетне төзекләндерүгә ярдәм сорадылар / Татарстан Президенты Искешәһәрдәге татар авылы мәчете һәм мәктәбен татар архитектурасы үрнәгендә төзекләндерү буенча ярдәм итәчәк.

Туган телләрне мәҗбүри өйрәнү турындагы петицияне биш меңнән артык кеше имзалаган / Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләрендә туган телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проекты белән бәйле канәгатьсезлек хисе туган. 

Казанда “Үлемсез полк” маршрутында үзгәрешләр булмаячак / Чарада катнашучылар Карл Маркс урамыннан Меңьеллык мəйданына кадәр 2,5 км юл узачак.

"Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары конкурслары җиңүчеләрен бүләкләде / Бүләкләү тантанасы Тукай залында узды.

Пермь крае "Татар кызы-2018" бәйгесендә Эльвина Тойгельдина җиңүче дип табылган / Ул Казанда узачак Халыкара конкурста үз төбәге өчен чыгыш ясаячак.

Камал театры үзенең иң популяр чагында сәхнәдән төшкән спектаклен видеода күрсәтте / Соңгы спектакль 2013 елның 6 маенда уйналган.

Татарстан урманчылары янгыннар чорына әзерлек өчен тактик өйрәнүләр уздырды / Нурлатта узган өйрәнүләрне карарга Татарстан урман хуҗалыгы министры барды.

Алия Мостафина: Татарча сөйләшмим, әмма татар каны булыша / Олимпия чемпионы диванда ятсаң - татар каны да ярдәм итмәячәк дип исәпли.

Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинода тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты / Татарстан Дәүләт Советы рәисе Гатчино районы җитәкчелегенә Татарстан районнарының берсе белән килешү имзалау мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100