Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Татарстанда үсмерләргә карата экстремизм турында 27 җинаять эше кузгатылган
2026 елда Татарстанда үсмерләргә карата экстремизм турында 27 җинаять эше ачылган. «Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Үсмерләрне үз ягына аударуда җинаятьчеләр куллана торган иң популяр ысулларның берсе – теге яки бу гамәлләр өчен акчалата түләү», – диде Илдус Гәрәев.
Спикер сүзләренчә, үсмерләрне социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда гына түгел, ә онлайн-уеннарда да кармакка эләктерәләр.
«Татарстан – террорчылыкка каршы тематиканы алга сөрү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе. Бездә бик күп массакүләм профилактик чаралар үткәрелә. Мәсәлән, «Татмедиа» ярдәме белән уздырыла торган «Казан марафоны». Ул сәламәт яшәү рәвешен генә түгел, ә деструктив эшчәнлеккә җәлеп итмәүне дә пропагандалый», – дип билгеләп үтте Гәрәев.
Шулай ук өстәмә профилактикага юнәлдерелгән төрле белем бирү программалары эшләнә. Илдус Гәрәев бәяләвенчә, Татарстанда үсмерләр арасында экстремизмны кисәтү буенча күрелә торган чаралар – алдынгы һәм бик тә нәтиҗәле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз