news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

27 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кытайда эшлекле сәфәрдә, Рәшит Ваһапов һәйкәле эскизына конкурс игълан ителә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Р.Миңнеханов Татарстан-Шаньдун багланышларын үстерү өчен мөмкинлекләр зур булуын әйтте/ Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан-Шаньдун" бизнес-форумындагы чыгышында хәбәр итте.

Р.Миңнеханов Татарстан "Haier" корпорациясе белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер, диде/ Татарстан Президенты Кытай Халык Республикасының Циндао шәһәренә эш сәфәре кысаларында "Haier" корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты.

Минтимер Шәймиев республика волонтерларына алдынгы булып калу өчен тырышырга киңәш итте/ Дәүләт Киңәшчесе Казан Кремлендә туризм өлкәсендәге волонтерлар белән очрашты.



Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Тәрбиячеләр көне белән котлады/ Сезгә һөнәри осталык, рухи юмартлык һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм, диелә министр котлавында.



Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган юбилей концертлары өч шәһәрдә үткәреләчәк/ Беренче концерт Казанда 9 октябрьдә була.



Рәшит Ваһапов һәйкәле эскизына конкурс игълан ителәчәк/ Быел мәшһүр җырчының 110 еллыгы билгеләп үтелә.



“Әкият” курчак театры татар спектакле белән халыкара фестивальдә дәрәҗәле диплом яулады/ "Әкият” курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган V Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты.


Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге бушлай юридик ярдәм көне үткәрәчәк/ 2 октябрьдә бөтен республика буенча бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100