news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

27 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты “Мәскәү – Татарстан күпере” форумында катнашты, Галиев мәчете Мәүлид кичәсенә чакыра, Тукай музеенда "Тукай үзәге" ачыла.

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми./ Татарстан Президенты әлеге фикерне “Мәскәү – Татарстан күпере” III Мәскәү яшьләр форумында җиткерде.



Татарстанда ике елда сыерлар саны артты, бу - 20 ел эчендә күзәтелмәгән хәл – министрлык./ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сүзләренчә, ике елда сыерлар саны 2000нән артык башка арткан.



Г.Тукай музеенда “Тукай үзәге” эшли башлый./ Биредә электрон җиһазлар ярдәмендә Тукай исеме белән бәйле күптөрле мәгълүмат алып булачак.



Галиев мәчете иртәгә Мәүлид кичәсенә чакыра./ Әлеге чара ястү намазыннан соң, кичке алтынчы яртыда башланачак.



“КиноМәүлид-2017” чарасында Мәүлид бәйрәме турында фильмнар күрсәтеләчәк./ Мөселман гаиләсе турындагы фильмнарның премьерасы 6 декабрьдә “Казан Ривьерасы”нда булачак.



Актаныш мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде./ Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды.



27 ноябрь – 3 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы./ Бүген "Татар-информ" Рөстәм Яхин классик музыка фестиваленең гала-концертын онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100