Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
27 ноябрьгә һава торышы: Татарстан синоптиклары көчле буран турында кисәтә
Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты.
27 ноябрь иртән, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда көчле, юеш кар, буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк. Көньяк-көнбатыштан исүче җил көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда секундына 14 метрга кадәр).
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килү ихтималы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз