news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

27 майда Казанда пляжларның коену сезонына әзерлеге тикшереләчәк

Татарстан башкаласында быел 4 муниципаль пляж һәм күл буйларындагы 3 урында ял итеп булачак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). 27 майда Казандагы дүрт муниципаль пляжның – "Локомотив", "Тирән күл", "Нижнее озеро" һәм "Комсомол күле" коену урыннарының  әзерлеген махсус комиссия тикшерә. Моннан тыш яр буенда ял итү өчен корылган махсус өч урын – "Аккош күле", "Зөбәрҗәт күле" һәм Җиңү Паркындагы күл яны да тикшерү узачак.

Бу хакта бүген шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов җиткерде.

Хәзерге вакытта пляж биләмәләре чистартыла, җиһазлар төзекләндерелә, яр бу линияләрендә су төбен тикшерү һәм  чистарту эшләре алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot