news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

27 һәм 28 мартта Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

Ут бетеп тору ремонт эшләре белән бәйле.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 27 һәм 28 мартта Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.

27-нче мартның 9.00 сәгатеннән 18.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча электр уты сүндерелә: Гвардия ур., 65; Даурия ур., 42а; Г.Кутуй ур., 124а; Отрадная ур., 38б.

28-нче мартның 9.00 сәгатеннән 18.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча электр уты сүндерелә: 8 Март ур., 16, 18; Кирпичников ур., 22, 24; Попов ур., 17, 21 йортлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot