news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

27 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга Германия белән элемтәләрне үстерергә кирәк дип белдерде, Россиядә имамнар ГТО нормаларын тапшырды.

“ТАИФ” компанияләр төркеме 2017 елда бюджетка 17 млрд сумнан артык акча керткән / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел нәтиҗәләре буенча компания эшен югары бәяләде.

Башкорт дәүләт университеты яңа татар белгечлегенә документлар кабул итә / 20 июньнән башлап абитуриентлар татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучылары әзерләячәк “педагогик белем бирү” белгечлегенә гариза тапшыра ала. 

Татарстан Президентына “Россия Cтудентлар язына тугры булган өчен” билгесен тапшырдылар / Россия Яшьләр берлеге рәисе урынбасары Владимир Селин проектны хуплаган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

"Идел" Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленә гаризалар кабул ителә / Фестивальдә катнашырга теләүчеләр гаризаларын ноябрьгә кадәр тапшырырга тиеш.

Көрәшче һәм баш тренер көрәш буенча Россия җыелма командасының җиңү серен аңлатты / “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сүз Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре турында барды.

Чит ил җанатарлары Казанда тәм-том сата торган кибеттә ширбәтне яратып ала / Казанда Чемпионат символикасы ясалган тартмаларга тутырып сатыла торган продукция тәкъдим ителде.

Россиядә тәүге тапкыр имамнар ГТО нормаларын тапшырды / Россиядә уза торган футбол буенча Дөнья чемпионаты уңаеннан имамнар арасында оештырылган конфессияара футбол матчы очрашуның кульминациясе булган.

Рөстәм Миңнеханов КФУда яшьләр федераль конкурсларында җиңүчеләрне котлады / Татарстан Президенты активистларга “республиканы таныткан өчен” рәхмәт белдерде.

“Татар-информ”да татар театрларының сезон нәтиҗәләре турында сөйләшәчәкләр / Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100