news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

27 июньдә Корбан бәйрәме хөрмәтенә Казан телеманарасы төрле утлар белән яктыртылачак

Иртәгә, 27 июньдә, Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең бүлекчәсе филиалы «Татарстан Республикасы Татарстан радиотелевизион тапшыру үзәге» Казан телеманарасында Корбан бәйрәме башлану уңаеннан архитектура-сәнгать яктыртуы сценарие трансляцияләнәчәк.

Иллюминацияне кичке 9дан 11гә кадәр күрергә мөмкин була.

Корбан гаете - мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, 28 июнь Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot